8.02.2018 оператив мәгълүматы.

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Оператив мәгълүматы буенча үткән тәүлектә республика юлларында 407 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта төбәк юлларында 250 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Кыш башыннан бирле юлларны карап тору өчен 170 00тонна ПСС һәм 5500 тоннадан артык чиста тоз тотылды.

ФДБУ “Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау” идарәсе фаразы буенча Татарстан Республикасы халкын якындагы ике тәүлектә аязучан болытлы һава торышы көтә. Урыны белән кар,9 февральдә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Минималь һава температурысы төнлә -13...-18 º, ачык урыннарда -19 º кадәр; көндезге температура -7 º....-12 º. Юлларда бозлавык.

Татарстан башкаласындагы вәзгыятьне әйтсән, кар эретү җайланмалары бер туктамый эшли. Кар яву туктасада, хэзер кар өемнәрен җыештыру, ишегалларын һәм квартал ара юлларын чистарту өчен иң кулай вакыт. Чөнки вәзгыять соңгы ике көндә әллә ни үзгәрмәде. Күп кенә автомобильчеләр инде берничә көн, элеккечә үк, җәмәгать транспортында йөри, шулай итеп, алар хакимиятнен шәхси транспортта йөрүдән тыелып торуны сораган мөрәҗәгатенә колак салдылар. Элегрәк белдерүләренчә 4 сеннән 5 сенә кадәр һәм 5 се иртән кышкы явым төшемнәр буенча 140 еллык рекорд куелды. Февральнын айлык нормасы яуды.

Төбәк юлларына килгәндә, хәрәкәттә проблемылар булмады. Бүгенге көндә “кар стихиясын” бетерү, юл кырыйларын һәм киртәләрне чистарту,бозлавык белән көрәшү буенча актив эш бара.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, матбугат үзәге мәгълүматлары буенча ТР көчле кар вакытында туктатылган Аракчино- Югары Ослан боз кичүе гадәти режимда кабат эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International